Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Оксана Прокопьева бүлек хезмәткәрләре арасында мошенниклык гамәлләрен кисәтү буенча методик сәгать үткәрде.
Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре иленә мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Балалар уеннарда, эстафеталарда, викториналарда катнаштылар, шулай итеп юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын һәм машина юлында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар.
Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының җәйге лагеренда балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Яшел фитнес» спорт гимнастикасы оештырылды.
19 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында сабын ясау буенча мастер-класс узды. Хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар сабынның эрү температурасын сакларга, буяулар өстәргә, әзер эремәләрне силикон формаларга салырга өйрәнделәр.
Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «көмеш» волонтерлар белән берлектә «Гаилә – тормышның тылсымлы символы» дигән акция уздырды. Акция барышында волонтерлар 40, 45, 50 һәм аннан да күбрәк ел бәхетле никахта яшәгән парларны котладылар.
19 июльдә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге җәйге лагеренда социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар өчен «Күнекмәләр шәһәре SkillCity – белешмә-уен сервисы» Бөтенроссия социаль проекты кысаларында дәрес булып узды.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Шигърият – күңел өчен шифа» дигән әдәби кунак бүлмәсе оештырылды. Шигърият сөючеләр саф һавада аралаштылар.
Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ләйсән Хөсәенова балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Ватанпәрвәрлек, мин аны ничек аңлыйм» дигән темага дәрес үткәрде. Чара «Яшь патриот» программасы кысаларында оештырылды.
Югары Ослан районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.