«Гаилә альбомына күз сал» – Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар сериясе шулай атала. Бу юлы очрашуның төп герое социаль хезмәтләр алучы, коляскада утыручы Сергей Костюков булды. Аңа бу көнне 52 яшь тулды. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр аны туган көне белән котладылар, «Мамы Казани» хәйрия фондыннан бүләк тапшырдылар.
Сергей Костюков, гаилә альбомын карап һәм яраткан фотоларын күрсәтеп, үзенең балачагы һәм яшьлеге турында сөйләде, үзе күңелле истәлекләргә чумды.
Мондый хатирәләр терапиясе социаль хезмәтләр алучыларга уңай якка көйләнергә ярдәм итә. Өлкәннәр тынычлана, тормышларының төрле эпизодларын рәхәтләнеп искә ала, башка яшәүчеләр турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белә.