Татарстан Республикасы көненә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәт алучылар өчен хезмәт ветераны, халык остасы Федор Парунзин янына экскурсия оештырды.
Буш вакытларында үзенчәлекле оста көнкүреш әйберләреннән, хезмәт коралларыннан бай күргәзмә ясаган, картиналар иҗат иткән, күпләрен гипстан ясаган, мини-корабльләр, агачтан эшләнмәләр ясаган. Федор Кириллович акча купюралары, тәңкәләр, значоклар коллекцияләү белән мавыга. Ә күптән түгел генә ул үз куллары белән йорт салган.
Экскурсовод үзенең мавыгулары турында сөйләде, ә ахырда барысын да үзе үстергән сортлы карбызлар белән сыйлады.
Шундый гаҗәеп кеше белән очрашудан социаль учреждение карамагындагыларда бик күп уңай хисләр калды, алар Федор Кирилловичның хезмәт сөючәнлеген һәм бай фантазиясен билгеләп үттеләр, аңа киләчәктә иҗади уңышлар теләделәр.