27 августта Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге төркем хезмәткәрләре катнашында ачык ата-аналар көне узды.
Очрашу барышында ата-аналарны нәтиҗәле практикалар, балалар белән эшләүнең традицион булмаган формалары, яңа технологияләр белән таныштырдылар. Белгечләр һәм гаилә әгъзаларының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә генә уңай нәтиҗәләргә ирешелүен билгеләп үттеләр.
Ачык әңгәмә барышында ата-аналар кызыксындырган сораулар буенча мәгълүмат алды.