Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Чистай районында Министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.
Җыелышта җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлекне дә кертеп, эш мәсьәләләре каралды. Җыелыштан соң министр урынбасары гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.