Кечкенәләр зурларга булыша: «Изгелек» үзәге балаларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 140 ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге граждан өйдә хезмәтләр ала. Алар барысы да даими чит ярдәмгә мохтаҗ.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең балигъ булмаганнары тарафыннан бу кешеләргә төрле ярдәм күрсәтү күркәм традициягә әверелде. Россиядә Гаилә елы кысаларында һәм балаларда өлкәннәргә карата ихтирам, игътибар, кызгану, ярдәмчеллек һәм сизгерлек хисләре тәрбияләү максатларында комплекслы үзәк белгечләре балаларның өлкән буынга баруларын оештыра. Шушы көннәрдә Ивилина Абдуллина өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыга өй җыештырырга булышты, чәчәкләргә су сипте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International