Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова 27 августта Тәтеш районында Министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрде.
Җыелышта берничә мәсьәлә, шул исәптән 8 сентябрьдә узачак Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулары турында фикер алыштылар.
Очрашудан соң министр урынбасары гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.