ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.

14 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Киберкуркынычсызлык» интерактив викторинасы үткәрелде. Чараның максаты – мәгълүмати куркынычсызлыкны арттыру, киберкуркынычлар белән танышу.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 53 894 вакансия тәкъдим итә. 

14 август көнне Актаныш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Гаилә елы кысаларында «Туган як – Татарстан» дигән чара үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучыларга уеннар, шулай ук рәсем ясау буенча бирем тәкъдим ителде.


14
август, 2024 ел
чәршәмбе

19–23 августта Татарстанда «Иң яхшы химик анализ лаборанты» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабы узачак. Бүген матбугат конференциясендә булачак вакыйгага бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Ютазы районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю буенча чираттагы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе игълан ителде. Хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм белән ике автомобиль җибәрделәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Альберт Тимерханов Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән дәрес һәм эвакуация тренировкасы үткәрде.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында иртә һөнәри юнәлеш бирү дәресләре кысаларында Төзүчеләр көненә багышланган чара үткәрелде.

Янгын куркынычсызлыгы дәресләре кысаларында 12 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Ут һөнәре» дигән әңгәмә үткәрелде.

12 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Наилә Дәүләтшина «Россия күген батыр кешеләр яклый» дигән патриотик чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International