Янгын куркынычсызлыгы дәресләре кысаларында 12 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Ут һөнәре» дигән әңгәмә үткәрелде.
Балалар янгын сүндерү хезмәтенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Тәрбияче Виктор Лифанов янгын сүндерүче – ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше, ут белән көрәштә зыян күрүчеләргә ярдәмгә килү, кызгану, бәлагә эләккән кешеләрнең кайгысын уртаклашу икәне турында сөйләде.
Төрле уен биремнәрен үтәгәндә балалар янгын сүндерү машинасы һәм аның җиһазланышы, янгын сүндерүченең махсус киеме турында белемнәрен арттырдылар, янгын сүндерү чараларының һәм предметларының исемнәрен атадылар, ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар.