Минзәлә районы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә профилактик чара

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Альберт Тимерханов Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән дәрес һәм эвакуация тренировкасы үткәрде.

Очрашу барышында Альберт Фәрит улы учреждениедә янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгыннарны булдырмау максатында халык белән профилактик эш, автоном янгын хәбәрчеләреннән файдалану кагыйдәләре турында сөйләде. Хезмәткәрләр янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр очрагында тиз һәм куркынычсыз эвакуацияләүдә чираттагы тапкыр практика узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International