Татарстан «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының федераль этабында катнашучыларны кабул итәчәк

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

19–23 августта Татарстанда «Иң яхшы химик анализ лаборанты» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабы узачак. Бүген матбугат конференциясендә булачак вакыйгага бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2012 елдан бирле ел саен үткәрелә. Конкурс биш номинация буенча уздырыла. Татарстан «Иң яхшы химик анализ лаборанты» номинациясен дә кертү инициативасы белән чыкты. Республика Россия химиясе һәм нефть химиясенең иң эре үзәкләренең берсе булып тора.

Конкурс Россиядә сәнәгать-җитештерү тибындагы иң эре махсус икътисадый зоналарның берсе – «Алабуга» зонасында урнашкан «Алабуга Политех» мәгариф үзәге мәйданчыгында узачак.

Конкурста Россия Федерациясенең 14 субъектыннан 17 вәкил катнашачак. Татарстанга Волгоград, Киров, Ленинград, Оренбург, Ростов, Рязань, Тамбов, Томск һәм Тула өлкәләреннән, Красноярск, Пермь һәм Хабаровск краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан – Юградан конкурсантлар киләчәк.

Татарстаннан 2023 елда «Алабуга Skills» һөнәри осталык конкурсында җиңүче Илона Мыльникова чыгыш ясаячак.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан акчалата бүләкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International