Ютазы районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю буенча чираттагы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе игълан ителде. Хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм белән ике автомобиль җибәрделәр. Аларның берсе эшмәкәрләр, бертуган Рудаковлар акчасына, икенчесе – битараф булмаган гражданнар, бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре акчасына сатып алынган. Махсус операция зонасына беренчел кирәк-яраклар, исемле посылкалар, шулай ук госпитальгә посылкалар җибәрелде.
Социаль яклау бүлеге, Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәсе, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре акциядә актив катнаштылар. «Көмеш» волонтерлар да үз өлешләрен кертте – социаль хезмәтләр алучылар белән бергә алар маскировка челтәрләре үрделәр.