14 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Киберкуркынычсызлык» интерактив викторинасы үткәрелде. Чараның максаты – мәгълүмати куркынычсызлыкны арттыру, киберкуркынычлар белән танышу.
Социаль хезмәт алучылар Интернеттан файдалануның төрле куркынычлары, мошенниклык төрләре турында белделәр, киберкуркынычсызлык, киберкуркыныч, кибербуллинг, фишинг кебек яңа терминнар белән таныштылар.
Чара ахырында катнашучылар интерактив викторина сорауларына җавап бирделәр. Алар билгеләп үткәнчә, викторина сораулары кызыклы һәм катлаулы иде, ә алган белемнәр аларга киләчәктә ярдәм итәчәк.
Чарада биш кеше катнашты.