13 августта «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалында матбугат туры узды, аның кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төбәк социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
12 августта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган очрашу узды. Үзәк директоры урынбасары Гөлназ Сабирова шәһәрнең Территориаль иҗтимагый үзидарәләр советы рәисләрен учреждениенең эше һәм «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау мәктәбе» алдынгы технологиясе белән таныштырды.
Мамадышның «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре МХОда һәлак булганнарның гаиләләре өчен азык-төлек пакетларын, көнкүреш химиясе җыелмаларын формалаштыру һәм тарату эшен оештырдылар.
Владимир һәм Рәмзия Кутняковлар инде 20 елга якын бергә. Тату гаиләдә ике кыз тәрбияләнә: Эльвирага 17, ә Зәринәгә – 10 яшь.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә толерантлык көне узды. Көн дәвамында тернәкләнүчеләр дөнья халыклары тормышы белән таныштылар, халык уеннарын өйрәнделәр һәм уйнадылар, тирә-юньдәгеләргә карата толерант мөнәсәбәт турында мультфильмнар карадылар, шулай ук «Без толерантлыкны сайлыйбыз» тренингында катнаштылар.
Әлмәт шәһәрендәге «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм акциясендә катнашып, теләктәшлек һәм патриотлык күрсәттеләр. Аларның тырышлыгы шифалы үләннәр җыюга һәм әзерләүгә юнәлтелде.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт-сәламәтләндерү тәрбиясе һәм юлларда балаларның җәрәхәтләнүен профилактикалау дәресләре кысаларында «Юл маҗаралары» эстафетасы үткәрелде.
13 августта Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яңа гаилә туды. Яшь пар Хәким Латыйпов һәм Татьяна Жасакбаева, 2 группа инвалидлар, бер-берсен учреждениедә тапканнар.
Анкета формасын Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында тутырырга мөмкин: https://prognoz.vcot.info.
28 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак. Чара социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм балигъ булмаганнарның җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалауга юнәлдерелгән.