Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 53 894 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:
- 24 % сәнәгатьтә (12,9 мең эш урыны);
- 10,6 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (5,7 мең эш урыны);
- 8,9 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,8 мең эш урыны);
- 6,1 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,3 мең эш урыны);
- 4,9 % транспортта (2,6 мең эш урыны);
- 1,3 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,7 мең эш урыны);
- 0,7 % мәгълүмати технологияләр, телекоммуникация һәм элемтә өлкәсендә (0,4 мең эш урыны);
- 43,5 % – тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (23,5 мең эш урыны).
Республика хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,07 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 555 татарстанлы теркәлгән.