14 август көнне Актаныш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Гаилә елы кысаларында «Туган як – Татарстан» дигән чара үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучыларга уеннар, шулай ук рәсем ясау буенча бирем тәкъдим ителде. Һәркем уенны үз теләге буенча сайлый алды. Әйтик, «Чылбырны дәвам ит» уены өчен орнаментлы кечкенә карточкалар һәм биремнәр белән карточкалар кирәк булды. Биремнәр язылган карточкалардагы орнаментлар чылбырын карарга, аларның урнашу закончалыгын табарга һәм, закончалыкны бозмыйча, ук юнәлеше буенча карталарның уң ягына кечкенә карточкалар салырга кирәк иде.
Бу чара интернат-йортта яшәүчеләргә ошады һәм ял итүнең бик яхшы ысулы булды.