«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләргә ХҺК ветераннары килде

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

12 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Наилә Дәүләтшина «Россия күген батыр кешеләр яклый» дигән патриотик чара үткәрде.

Әңгәмә барышында балалар  хәрби авиациянең төп бурычы – ил территориясен һәм халыкны саклау икәнлеген белделәр. Әңгәмәдән соң балалар уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар, очучылар турында җыр җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Балалар янына кунакка хәрби хезмәткәрләр һәм ХҺК ветераннары килгән иде. Алар очучыларның нинди булырга тиешлеге турында сөйләделәр. Кунаклар шулай ук балаларга татлы бүләкләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International