ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2024 ел
җомга

«Иң яхшы химик анализ лаборанты» номинациясендә Пермь краеннан Анна Мезенцева җиңде. Аннага Татарстаннан, Волгоград, Киров, Ленинград, Оренбург, Ростов, Тамбов, Томск һәм Тула өлкәләреннән, Красноярск һәм Хабаровск крайларыннан, Ханты-Манси автономияле округыннан – Юградан 15 кеше көндәшлек күрсәтте.

«Махсус тур» инклюзив туризм агентлыгы «Сәяхәтләр технологияләре» агентлыгы белән берлектә 23 августта сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган инклюзив цифрлы экскурсия маршрутын ачты. Маршрут Иннополис шәһәре буенча экскурсияне һәм Б. Рәмиев исемендәге IT-паркка баруны, шулай ук «Сәяхәтләр технологияләре» агентлыгының цифрлы ресурслар һәм югары технологияле сервислар кулланып булдырылган интерактив локацияләрен күрсәтүне үз эченә ала.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты коллективы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Яшь инвалидлар бүлеге хезмәткәрләре тәмләткечләр белән сохари әзерләделәр, аларны сугышчылар бик рәхәтләнеп ашларга өстиләр.

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бию флешмобы узды. Учреждение белгечләре җитәкчелегендә, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге волонтерлары белән бергә өлкәннәр катлаулы булмаган хәрәкәтләрне өйрәнделәр һәм рәхәтләнеп биеделәр. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр йөрәк формасында триколор ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

«Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия конкурсының «Иң яхшы токарь» номинациясендә иң яшь катнашучы – Татарстаннан 22 яшьлек Айдар Әшрәпов җиңде. Җиңүче 4 ел токарь булып эшли, шул ук вакытта ул инде 6 нчы разрядка ия.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә җылылык һәм кайгырту атмосферасы хөкем сөрә. Учреждение хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Алар яңа пешкән ипидән сохари ясарга булдылар. Теләсә кайсы кешенең рационының нигезе булган ипи сугыш хәрәкәтләре шартларында тиз бозыла һәм куллану өчен яраксызга әйләнә. Сохари исә, озак саклана һәм тәмен саклый алуы аркасында, сугышчылар өчен кыйммәтле продукт булып тора.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гарденотерапия буенча эш дәвам итә. Педагог Наталья Митягина балаларны теплицада һәм бакчада сезонлы эшкә өйрәтә.

Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләреннән актив файдаланалар. Бүгенгә портал аша 46 мең гариза бирелгән.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Мөслим һәм Сарман районнарында Министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрде.

Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау программасы кысаларында «Чирша» сәламәтләндерү лагеренда куркыныч төркеменә кергән балигъ булмаганнар өчен чара үткәрелде. Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юристы Булат Сөнгатуллин балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында лекция укыды, шулай ук экстремистик һәм террорчылык оешмаларының корбаны булмау турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International