Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Россиянең дәүләт флагы көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 23 августы, җомга

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бию флешмобы узды. Учреждение белгечләре җитәкчелегендә, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге волонтерлары белән бергә өлкәннәр катлаулы булмаган хәрәкәтләрне өйрәнделәр һәм рәхәтләнеп биеделәр. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр йөрәк формасында триколор ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәр башлыгы Тимур Нагуманов белән берлектә хәрбиләрнең, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын балалар тууы белән котладылар, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук бәйрәм уңаеннан «Опека» үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә гомумшәһәр велоузышына кушылдылар.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган викторина үткәрелде.

Истәлекле дата уңаеннан Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шулай ук тематик чаралар узды: әңгәмә, уен, балалар табышмакларга җаваплар тапдылар, рус халык җырларына биеделәр.

Минзәлә районында социаль эш буенча белгечләр халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдәге бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре белән берлектә «Минем флагым – минем тарихым» чарасы уздырды. Социаль хезмәтләр алучылар һава шарларын кабарттылар, шуның белән сулыш гимнастикасы ясадылар. Россия флагының һәр төсенең мәгънәсен искә төшерделәр.

Ачык һавада концерт Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында узды. Чара «Спорт һәркем өчен» проекты ярдәмендә барлыкка килгән урам сәхнәсендә узды. Узган ел проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР Рәисе грантларын бирү конкурсында грант алган иде.

Зәйдә өлкәннәр өчен «Дәүләтем флагы» дигән чара узды. «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Зәйнең үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр өчен тематик чара үткәрде.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган чаралар узды.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә узган патриотик чарада 49 кеше катнашты.

Биектау районының «Өмет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар һәм яшьләр хәрәкәте әгъзалары «Триколор» акциясе үткәрделәр.

22 августта Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 5 нче социаль участокта «Минем Ватанымның өч төсе» дигән акция үткәрделәр.

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең флаг – батырлык һәм халык горурлыгы символы» дигән мәгълүмати танып-белү чарасы уздырылды.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен танып белү чарасы үткәрделәр. Балалар игътибарына шулай ук балалар әдәбияты күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Чараның практик өлешендә балалар флаглар макетларын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International