«Иң яхшы химик анализ лаборанты» номинациясендә Пермь краеннан Анна Мезенцева җиңде. Аннага Татарстаннан, Волгоград, Киров, Ленинград, Оренбург, Ростов, Тамбов, Томск һәм Тула өлкәләреннән, Красноярск һәм Хабаровск крайларыннан, Ханты-Манси автономияле округыннан – Юградан 15 кеше көндәшлек күрсәтте.
Сынаулар 19 августтан 23 августка кадәр Татарстанның «Алабуга» махсус икътисадый зонасында узды – бу 30дан артык предприятие һәм 20 меңнән артык эш урыны.
Яхшылардан иң яхшылары түбәндәгеләр булдылар:
1 урын – Анна Мезенцева, Пермь крае;
2 урын – Надежда Власова, Томск өлкәсе;
3 урын – Татьяна Крапчетова, Волгоград өлкәсе.
Җиңүчегә – 1 млн сум, икенче урын өчен – 500 мең сум, өченче урын өчен 300 мең сум тапшырылачак.