Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Мөслим һәм Сарман районнарында Министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрде.
Җыелыш барышында берничә мәсьәлә, шул исәптән алдагы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, алар 8 сентябрьдә узачак. Барлыгы 100 депутат сайланачак: 50се бер мандатлы округлар буенча, анда һәр округ бер депутатны тәкъдим итә, һәм тагын 50се – партия исемлекләре буенча.
