Ел башыннан татарстанлылар «Россия эше» порталы аша 46 мең гариза биргән

2024 елның 23 августы, җомга

Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләреннән актив файдаланалар. Бүгенгә портал аша 46 мең гариза бирелгән.

Ел башыннан 26 337 татарстанлы эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Цифрлы платформа мөмкинлекләре белән 1 186 кеше җәмәгать эшләренә язылган, 1 411 татарстанлы эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтү теләген белдергән. Тагын 1 369 кеше эшсез гражданнарны социаль адаптацияләү буенча хезмәт алуга онлайн-заявка калдырган.

Моннан тыш, һөнәри юнәлеш алуда ярдәм хезмәтенә ихтыяҗ бар. Бу юнәлеш буенча 21 212 гариза кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International