Татарстанда инклюзив цифрлы экскурсия маршруты ачылды

2024 елның 23 августы, җомга

«Махсус тур» инклюзив туризм агентлыгы «Сәяхәтләр технологияләре» агентлыгы белән берлектә 23 августта сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган инклюзив цифрлы экскурсия маршрутын ачты. Маршрут Иннополис шәһәре буенча экскурсияне һәм Б. Рәмиев исемендәге IT-паркка баруны, шулай ук «Сәяхәтләр технологияләре» агентлыгының цифрлы ресурслар һәм югары технологияле сервислар кулланып булдырылган интерактив локацияләрен күрсәтүне үз эченә ала.

Әлеге маршрут ярдәмендә инвалидлар белемнәрен киңәйтә, республикабызның технологик казанышлары белән таныша һәм яңа дуслар таба алачак, бу тормышның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк. Нормотиплы туристлар үзенчәлекле туристларның ихтыяҗларын тирәнрәк аңларга мөмкинлек алачак һәм аларга зур аңлау һәм эмпатия белән карарга өйрәнәчәк.

Яраклаштырылган программаны сынау өчен ачылуга төрле нозологияле сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән туристлар чакырылган.

«Махсус тур» агентлыгы инклюзив турлар оештыра, инвалид туристлар ихтыяҗлары өчен барлык экскурсия маршрутларын эшли һәм сынап карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International