Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гарденотерапия буенча эш дәвам итә. Педагог Наталья Митягина балаларны теплицада һәм бакчада сезонлы эшкә өйрәтә.
Балалар эшчәнлеген оештыру гади эшләрдән шатлык алу принцибы буенча төзелгән. Хезмәт үсемлекләрнең үсүен һәм үсешен күзәтү белән генә түгел, ә үз хезмәтләрең нәтиҗәсеннән уңай хис-кичерешләр алу белән дә үрелеп бара. Тәрбияләнүчеләр үстергән уңыш социаль-көнкүреш ориентлашу дәресләрендә ризык әзерләргә өйрәткәндә һәм «Сәламәт туклану» темасын өйрәнгәндә кулланыла.
Педагог фикеренчә, табигать белән аралашу бик күп уңай эмоцияләр бирә, эшләргә теләк уята.