Биектау районында балигъ булмаганнар социаль тәртип нормаларына өйрәнделәр

2024 елның 23 августы, җомга

Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау программасы кысаларында «Чирша» сәламәтләндерү лагеренда куркыныч төркеменә кергән балигъ булмаганнар өчен чара үткәрелде. Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юристы Булат Сөнгатуллин балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында лекция укыды, шулай ук экстремистик һәм террорчылык оешмаларының корбаны булмау турында сөйләде.

Балалар алган белемнәрен психолог Алия Нигъмәтҗанова белән социаль навигаторның «Мин – кеше» өстәл уены барышында ныгыта алдылар. Уенда катнашучылар законнар белән таныштылар, сорау-ситуацияләрне карадылар, үз гамәлләрен закон күзлегеннән карадылар.  

Мондый дәресләр яшүсмерләрне тормыш хәлләренә объектив бәя бирергә һәм карарлар кабул итәргә, үз гамәлләре өчен җаваплы булырга һәм әхлакый һәм социаль тәртип нормаларын үтәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International