Бүген махсус хәрби операция зонасында якташларыбызга ярдәм итүдә бердәм зур команда булу бик мөһим. Ютазы районының «көмеш» волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләребез өчен гуманитар ярдәм җыюны һәм маскировка челтәрләре әзерләүне дәвам итәләр.
Россия Федерациясе дәүләт флагы көне уңаеннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Дәүләтем флагы» дигән велоузыш үткәрделәр. Чара мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 3 нче социаль участокта оештырылды.
Казанда бүген махсус вакансияләр ярминкәсе узды – МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары үзләренә эш таба алды. Татарстан предприятиеләре аларга 25 меңгә якын эш урыны тәкъдим итә. Бер кандидатны берьюлы алты оешма кабул итәргә әзер. Ветераннар үзләре нинди эш эзлиләр – «Татар-информ» материалында.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Балта эше остаханәсе» хезмәт тернәкләндерү кабинетында көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен чираттагы дәрес узды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик тәрбия кысаларында Мальцево авылындагы «Төньяк сулышы» гаилә экофермасына экскурсия оештырылды.
21 августта «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Арча муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе ярдәмендә «Мин Россия флагы астында яшәвем белән горурланам» дигән уен оештырды.
20 августта Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында өченче дәрес булды. Ике тема өйрәнделәр – «Компьютер төзелеше» һәм «MS Word текст редакторы белән эшләү нигезләре».
2023 елның апрелендә Илдар Г. Түбән Камада яшәүче башка кешеләр белән бергә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Хәзер ул удар разведка штурм ротасында разведчик булып хезмәт итә. Илдар – ефрейтор, хәрби батырлык өчен 2 дәрәҗә медальгә лаек. Бу бүләк хәрби өлкәдә казанышлар, хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән батырлыклары өчен бирелә.
«Бумеранг» волонтерлык отрядына керүче Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкаралар. Балаларга отрядта булу һәм өлкәннәргә актив ярдәм итү ошый.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Татарстанның Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә бәхете серләре» дигән фотоконкурс үткәрелде. Конкурсның максаты – һәр кеше тормышында гаиләнең әһәмияте турында күзаллау булдыру.