Татарстаннан яшь токарь – Россиядә иң яхшысы

2024 елның 23 августы, җомга

«Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия конкурсының «Иң яхшы токарь» номинациясендә иң яшь катнашучы – Татарстаннан 22 яшьлек Айдар Әшрәпов җиңде. Җиңүче 4 ел токарь булып эшли, шул ук вакытта ул инде 6 нчы разрядка ия.

Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабына 17 төбәктән 18 белгеч килгән иде. Иң тәҗрибәле катнашучыга – 65 яшь, шуның 45 елын ул токарь булып эшли.

Бүген катнашучыларны Машина төзүчеләр скверында сәламләделәр. Биредә илдә бердәнбер токарьга һәйкәл урнашкан.

Иң яхшылары:

1 урын – Татарстаннан Айдар Әшрәпов;

2 урын – Пенза өлкәсеннән Юрий Савельев;

3 урын – Ленинград өлкәсеннән Алексей Яковченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International