ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып кайтты. Ул учреждениенең ремонттан соң яңартылган бинасы, үзәкнең заманча җиһазлары һәм инфраструктурасы белән танышты.

Һөнәри стандарт нигезендә җитәкче эшчәнлегенең төп максаты – оешманың нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү. Хезмәткәрләрнең нәтиҗәле эшен оештыру максатларында персонал белән идарә итү оешма белән идарә итүнең иң мөһим функцияләреннән берсе булып тора.

28 августта Кама ярындагы матур урында, «Каенкай» ял базасында «Робинзон – 2024» республика хәрби-патриотик слеты булып узды, аны ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты үткәрә. Чарада республиканың ун социаль приютыннан тәрбияләнүчеләр катнашты.

Татарстан Республикасы көне уңаеннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле тематик чаралар узды.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин эш визиты белән Зәй муниципаль районында булып кайтты. Анда «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль тармак учреждениеләренең һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең хезмәт коллективлары белән эшлекле очрашу узды.

Теләче районында «Ярдәм кулы» программасы кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрделәр. Социаль хезмәтләр алучы белән йортны җыештыру темасына сөйләштеләр.


29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен сохари әзерләүне дәвам итәләр. Бу атнада акциягә медицина бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Солдатка өй токмачы» акциясе узды. Учреждение хезмәткәрләре анда актив катнашты. Хуҗабикәләр рәхәтләнеп токмач кистеләр. Безнең сугышчылар өчен посылка күңелле сюрприз булачак.

29 августта, Белем көне алдыннан, Ютазы районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яхшылык миннән башлана» дигән акция оештырдылар.

Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Контракт буенча хезмәт – синең сайлавың» акциясе кысаларында «Солдат боткасы» акциясе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International