Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин эш визиты белән Зәй муниципаль районында булып кайтты. Анда «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль тармак учреждениеләренең һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең хезмәт коллективлары белән эшлекле очрашу узды.
Министр урынбасары хезмәттәшләрен Татарстан Республикасының төрле тармакларының, шул исәптән социаль тармакның үсеш динамикасы белән таныштырды. Алдагы сайлауларны оештыру һәм уздыру темаларына кагылдылар.
Шулай ук Адель Мөбәрәкшин «Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2024 елда үткәрелгән капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты.