Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып кайтты. Ул учреждениенең ремонттан соң яңартылган бинасы, үзәкнең заманча җиһазлары һәм инфраструктурасы белән танышты.
Министр шулай ук тернәкләнүче балаларның ата-аналары белән аралашты, аларның фикерләрен, балаларның үзәктә булу шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәрен тыңлады. «Апрель» үзәге белгечләре учреждениенең агымдагы эшчәнлеге турында сөйләделәр, директор Наталья Трифонова Эльмира Зарипова белән тернәкләндерү үзәген үстерү планнары турында фикер алышты.
Эльмира Зарипова тернәкләнүче балалар өчен махсус оештырылган балалар мәйданчыгын карады.