Зур булмаган, ләкин шундый кирәкле ярдәм

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен сохари әзерләүне дәвам итәләр. Бу атнада акциягә медицина бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды. Алар яратып икмәк-күмәч эшләнмәләре әзерләделәр, аларны алга таба коры ашларга өстиләр.

Бүген әзер әйберләрне «Мебель фабрикасы» микрорайонының территориаль иҗтимагый советына тапшырдылар. Анда «Чистай – фронтка» хәрәкәте волонтерлары аларны МХО зонасына җибәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International