Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре персонал белән идарә итү өлкәсендә квалификацияләрен күтәрделәр

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Һөнәри стандарт нигезендә җитәкче эшчәнлегенең төп максаты – оешманың нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү. Хезмәткәрләрнең нәтиҗәле эшен оештыру максатларында персонал белән идарә итү оешма белән идарә итүнең иң мөһим функцияләреннән берсе булып тора.

20–29 август көннәрендә Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында «Персонал белән идарә итү технологияләре» программасы буенча социаль өлкә оешмалары җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү курслары узды.

Дәресләр барышында тыңлаучылар кадрлар менеджменты мәсьәләләрен өйрәнделәр: персоналны сайлап алу һәм яллау, персоналны хезмәткә яраклаштыру һәм үстерү процессы белән идарә итү, хезмәт эшчәнлеге белән кызыксындыру һәм стимуллаштыру проблемалары. Шулай ук учреждениенең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыруның заманча алымнарын һәм корпоратив культураны формалаштыруның база принципларын карадылар, идарә итү күнекмәләрен үстерү тренингында катнаштылар.

Спикерлар сыйфатында Казан милли тикшеренү технология университеты, Россия дәүләт гадел хөкем университеты укытучылары, Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре булды. Ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре «Лидер – лидерга» методы кысаларында персонал белән идарә итү өлкәсендә учреждениеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыруның нәтиҗәле мисалларын күрсәттеләр.

Курсның 14 тыңлаучысы программаны уңышлы үзләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International