Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы көне уңаеннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле тематик чаралар узды.

Мәсәлән, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән татар һәм рус телләрендә республика турында шигырьләр уку буенча конкурс, герб ясау буенча мастер-класс үткәрелде, котлау плакаты ясадылар.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә танып-белү күңел ачу чарасы булды. Балалар ТР гимнын тыңладылар, викторинада катнаштылар.

30 августта Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгече социаль хезмәт алучылар белән гомумшәһәр чәчәкләр фестивалендә катнашты.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен «Минем Татарстаным» мәгълүмати танып-белү чарасы үткәрделәр.

Югары Ослан районында балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Печище авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан танып-белү күңел ачу программасы оештырылган иде.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучыларына бәйрәм чарасы бүләк ителде.

«Минем Татарстан» тарихи викторинасын Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында үткәрделәр.

Тематик чаралар Министрлык карамагындагы башка учреждениеләрдә дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International