Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Солдатка өй токмачы» акциясе узды. Учреждение хезмәткәрләре анда актив катнашты. Хуҗабикәләр рәхәтләнеп токмач кистеләр. Безнең сугышчылар өчен посылка күңелле сюрприз булачак.
«Токмач юлда бозылмаячак, ә сугыш шартларында ул теләсә нинди шулпаны тәмләтәчәк, сугышчыларга көч һәм оптимизм өстәячәк», – диләр интернатта.
Шушы көннәрдә яратып әзерләнгән продукт чираттагы гуманитар конвой белән алгы сызыкка китәчәк.