29 августта, Белем көне алдыннан, Ютазы районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яхшылык миннән башлана» дигән акция оештырдылар.
Мәктәп кирәк-яраклары һәм татлы призлар белән папкаларны әтиләре махсус операция уздыру зонасында хезмәт иткән ике балигъ булмаган бала һәм әтисе Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә һәлак булган беренче сыйныф укучысы алды. Мондый ярдәм бүгенге көндә алгы сызыкта булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре турында игътибар һәм кайгырту символы булып тора.
Балалар үзләренең уңышлары, җәй көне ял итүләре, йорт яны участогында ничек ярдәм итүләре турында сөйләп, бүләкләрне бераз уңайсызланып, әмма елмаеп кабул иттеләр.