Көндезге тору төркемнәрендә өй җыештырырга өйрәтәләр

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Теләче районында «Ярдәм кулы» программасы кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрделәр. Социаль хезмәтләр алучы белән йортны җыештыру темасына сөйләштеләр.

Дәреснең максаты – пөхтә итеп эшли, башланган эшне ахырына кадәр җиткерә белүне формалаштыру.

Социаль педагоглар торакның санитар торышы, җыештыру төрләре һәм аның тәртибе турында сөйләделәр. Социаль хезмәтләр алучыларның яраткан шөгыле – тузан сөртү һәм бүлмәдәге үсемлекләрне тәртипкә китерү.

Эш ахырында социаль хезмәтләр алучы башкарылган эштән канәгатьлек хисе кичерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International