Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).
27 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркемендә булган яшьләр өчен Кляшево авылының модель китапханәсенә экскурсия оештырылды.
Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында 27 августта республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре узды. Чараларда 186 кеше катнашты.
28 августта Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар белән һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ком терапиясе белән шөгыльләнүнең нәтиҗәсе зур. Шушы көннәрдә социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева социаль хезмәтләр алучы 56 яшьлек Сергей Новиков белән дәрес үткәрде. Бу тәрбияләнүче интернат-йортка инсульттан соң кергән, аның тәненең уң ягы параличланган, сөйләме бозылган. Башка яшәүчеләр кебек үк, аңа да ком белән шөгыльләнү бик ошый.
Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Яңа офыклар» проекты кысаларында эшен дәвам итә.
28 нче августта «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен өйдә алучы Валентина Блямова үзенең 101 нче туган көнен билгеләп үтте.
28 августта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева Тукай районында Министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрде.
27 августта Яшел Үзәндә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасында «Талантлар салават күпере» республика конкурс-фестивале узды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева сәламләде.
Табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 27 августта Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында су ресурсларын саклауның мөһимлеге турында күзаллау формалаштыру буенча «Табигатьне саклагыз» экологик экскурсиясе узды.