3 сентябрьдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган тематик чаралар узды.
Татарстан Республикасы – илне ныгытуга гаять зур өлеш кертә торган динамикалы үсә торган төбәк. Нәкъ менә монда барлык күрсәткечләр буенча халыкның тормыш дәрәҗәсен комплекслы күтәрүгә юнәлдерелгән милли проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла.
Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләреннән актив файдаланалар. 6 сентябрьгә портал аша якынча 54,6 мең гариза бирелгән. Ел башыннан республикада яшәүче 27 834 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шашка буенча турнир оештырдылар. Чара 5 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр уздырыла торган Рус шашкасы буенча дөнья чемпионатына ярдәм йөзеннән узды.
«Экстремизмга – юк!» ункөнлеген үткәрү кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә берничә чара үткәрелде.
4 сентябрьдә Яр Чаллыда җинаять-башкарма инспекциясендә исәптә торучы хөкем ителүчеләрне теркәү узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төсле кәгазьдән аппликацияләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар, шуңа күрә мәхәббәт һәм бер-береңә яхшы мөнәсәбәтне символлаштырган йөрәкләрдән һава шарлары ясарга булдылар.
Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы, өлкән лейтенант Павел Николаев Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрде.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең ММЧ белән элемтә буенча инспекторы Надежда Назарова белән чираттагы очрашу булды. Полиция майоры «Цифрлы куркынычсызлык» темасына мәгълүмати-агарту әңгәмәсе уздырды.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең укытучы-логопеды Лемара Ганиева сөйләшми торган балаларда сөйләмне башлап җибәрү өчен төрле дидактик материаллар, уен әсбаплары һәм эш алымнары куллана.