Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шашка буенча турнир оештырдылар. Чара 5 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр уздырыла торган Рус шашкасы буенча дөнья чемпионатына ярдәм йөзеннән узды.
Турнирда ведомствоара патронаж учетында торучы гаиләләр катнашты. Балаларның һәм ата-аналарның уртак ялын оештыру, гаилә багланышларын ныгыту, дустанә атмосфера булдыру чараның төп максатлары булды.
Турнирның үзенчәлеге шунда ки, катнашучылар гадәти шашка урынына ике төстәге алма кулландылар. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч булды, барлык катнашучылар да канәгать калдылар.