«Экстремизмга – юк!» ункөнлеген үткәрү кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә берничә чара үткәрелде.
Тәрбияләнүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Балалар террорчылыкның барлыкка килү тарихы, шикле предметлар табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белделәр. Педагоглар балаларга террорчылар, тоткынга эләгүчеләр төшенчәләрен аңлаттылар.
Шулай ук үзәктә тәрбияләнүчеләр Бесланда коточкыч фаҗигадә һәлак булган балаларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары балалар күккә ак шарлар очырдылар.
Педагоглар әйтүенчә, мондый чаралар гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык нигезләрен белүне камилләштерә, балигъ булмаганнарның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыра.