Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төсле кәгазьдән аппликацияләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар, шуңа күрә мәхәббәт һәм бер-береңә яхшы мөнәсәбәтне символлаштырган йөрәкләрдән һава шарлары ясарга булдылар.
Тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар бик матур сувенирлар – һава шарлары формасында йөрәкләр ясадылар.
Тәрбияче билгеләп үткәнчә, аппликация тырышлыкны, игътибарлылыкны, кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә.