Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләреннән актив файдаланалар. 6 сентябрьгә портал аша якынча 54,6 мең гариза бирелгән. Ел башыннан республикада яшәүче 27 834 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Цифрлы платформа мөмкинлекләре ярдәмендә 1 248 кеше җәмәгать эшләренә язылды. 1 450 татарстанлы эшсезләргә күрсәтелә торган психологик ярдәм алырга теләк белдерде. Моннан тыш, 1 427 кеше эшсез гражданнар өчен социаль адаптация буенча хезмәт алуга онлайн-заявка калдырган. Шулай ук һөнәри юнәлеш бирү хезмәтенә ихтыяҗ зур. Бу юнәлеш буенча 22 629 гариза килеп ирешкән.