Арчадагы тернәкләндерү үзәге логопеды сөйләшми торган балаларда сөйләм башлау өстендә эшли

2024 елның 6 сентябре, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең укытучы-логопеды Лемара Ганиева сөйләшми торган балаларда сөйләмне башлап җибәрү өчен төрле дидактик материаллар, уен әсбаплары һәм эш алымнары куллана.

Шундый материалларның берсе – «Шакылдату» уен әсбабы. Уен вакытында бала төсле казыкларга суга һәм «тук-тук» авазын әйтә. Шакылдату хәрәкәтләрнең төгәллеген, күрү-мотор координациясен, төсләрне кабул итүне, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен аңлауны үстерүгә ярдәм итә.

Логопед сүзләренә караганда, бала бер үк вакытта шакый һәм иҗекләр әйтә торган дәресләр балаларга гиперактивлык һәм хис-кичерешләрне җиңәргә ярдәм итә, сөйләмне башлап җибәрергә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International