Полиция майоры «Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән мәгълүмати-агарту әңгәмәсе үткәрде

2024 елның 6 сентябре, җомга

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең ММЧ белән элемтә буенча инспекторы Надежда Назарова белән чираттагы очрашу булды. Полиция майоры «Цифрлы куркынычсызлык» темасына мәгълүмати-агарту әңгәмәсе уздырды.

Тернәкләндерүчеләр төрле яклап үсештә ярдәм итә торган кызыклы мәгълүмат һәм интернет-ресурслар белән таныштылар, виртуаль дөньяда аларны сагалый торган куркынычлар, яклау ысуллары турында белделәр, мессенджерларда һәм төрле социаль челтәрләрдә үз-үзләрен тоту буенча файдалы күнекмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International