4 сентябрьдә Яр Чаллыда җинаять-башкарма инспекциясендә исәптә торучы хөкем ителүчеләрне теркәү узды. Хөкем ителгәннәргә ресоциализацияләүдә ярдәм итү турында карар кабул ителгән затларны социаль адаптацияләү һәм эшкә урнаштыру өлешендә күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүмат җиткерү максатыннан чарада катнашырга «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиеваны чакырдылар. Ул катнашучыларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге, учреждениедә гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләде.
Очрашуда шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Тукай районы социаль яклау идарәсе вәкилләре чыгыш ясады.