Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үзләренең мөмкинлекләре чикләнгән дуслары янына барып кайттылар. Балаларны Белем көне белән котладылар.
Тукай муниципаль районының «Шәфкать» комплекслы үзәгендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәннәрнең ата-аналар арасыннан сигез өлкән кешегә хезмәт күрсәтелә.
«Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә киберкуркынычсызлыкка багышланган мәгълүмат сәгате узды. Чара социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәтләр алучыларын интернет-мошенниклыктан ничек сакланырга өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.
Ютазы районыннан күпбалалы Гыйльметдиновлар гаиләсе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше исеменнән үткәрелгән чарада катнашты. Чара республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган иде.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган инвалидларны социаль хезмәт белән тәэмин итүне оештыру буенча «Балта эше остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру бара. Остаханәдә социаль хезмәт алучылар куллары белән даими рәвештә төрле сувенирлар, кул эшләре, агачтан эшләнмәләр ясала.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ район профилактика бүлеге белгечләре, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм ЮИД отряды белән берлектә «Имин юл кичү» дигән чара оештырдылар. Чара җәяүлеләр катнашында юлларда авария хәлләрен кисәтү максатында үткәрелде.
Моннан егерме ел элек террорчылык отряды Бесландагы 1 нче урта мәктәпне басып алды. Әсирлектә меңнән артык кеше эләкте, йөзләрчә кеше һәлак булды.
3 сентябрьдә «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында «Шәфкать үзәге» социаль эш буенча белгече һәм «Форпост» активистлары «Тормыш тамчысы» акциясен уздырды. Бу чара шулай ук 2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланды.
Балаларга патриотик тәрбия бирү планы кысаларында 3 сентябрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Алия Сафина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә МХО зонасында булган хәрбиләргә хатлар язды.
Агымдагы елда якынча 57 мең гражданны колачлау планлаштырыла. Ел башыннан район хастаханәләрендә 42,6 меңнән артык өлкән кеше булып киткән инде.