ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Гаилә институтын ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, гаилә элемтәләрен ныгытуга һәм ишегалларында гаилә ялын оештыруга юнәлдерелгән чаралар кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре саклагыч курчак ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Дәрестә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары катнашты.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы, хезмәт ветераны Нина Баронованы туксан яшьлек юбилее белән котладылар.

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча «Заманнарның тере элемтәсе» эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече мәктәп укучылары белән «Террорчылык – безнең көннәрдә куркыныч» дигән әңгәмә-инструктаж үткәрде.

Арт-терапиянең бер төре – алмаз мозаикасы. Ул кешеләргә стрессны һәм киеренкелекне киметергә ярдәм итә, күрү-мотор координациясен, шулай ук кул моторикасын яхшырта. Бу төр арт-терапия өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә яраклы.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр экоаллеяны төзекләндерү белән шөгыльләнде. Иң актив катнашучылар – «Во саду ли, в огороде» түгәрәге әгъзалары һәм эчке «көмеш» волонтерлар. Хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендә җир йомшарттылар, коелган яфракларны җыештырдылар.

Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында «Әкият» балалар үзәгенең инклюзив иҗади лабораториясе волонтерлары социаль хезмәтләр алучылар өчен масштаблы модельләштерү буенча интерактив дәрес оештырдылар.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Адилә Кашапова балигъ булмаганнар белән «Буллинг: эзәрлекләүдә ничек нык торырга» дигән темага мәгълүмати тренинг үткәрде. Чара яшүсмерләрдә толерантлык хисен арттыруга юнәлдерелгән.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

19 сентябрьдә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе утырышы булды. Чара кысаларында эш планы нигезендә мәсьәләләр, шул исәптән 2024 елда балалар һәм яшьләрне савыктыру кампаниясе йомгаклары каралды.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Азнакай районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын актив гамәлгә ашыра. Сынау проектында катнашу дәверендә муниципаль район территориясендә биш гаилә төзелгән.

Ел саен 21 сентябрьдә Бөтендөнья Альцгеймер авыруы белән көрәш көне билгеләп үтелә – бу хәтерне, фикерләүне һәм когнитив функцияләрне акрынлап югалтуга китерә торган хроник нейродегенератив авыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International