Спас интернат-йортында тәрбияләнүчегә 90 яшь тулды

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы, хезмәт ветераны Нина Баронованы туксан яшьлек юбилее белән котладылар.

Тантаналы көнне юбиляр Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Михаил Шероновтан, «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Светлана Гыйбадуллинадан, район Ветераннар советы президиумы әгъзасы Виктор Севастьяновтан, Өч Күл авылы ветераннар оешмасы рәисе Мария Филипповадан, туганнарыннан, якыннарыннан, авылдашларыннан котлаулар кабул итте.

Нина Бароновага күпьеллык намуслы хезмәте өчен ихлас теләкләр яңгырады. Ул кырык елдан артык Өч Күл авылында хат ташучы булып эшли. Әбигә котлау открыткалары, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар, нык сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International