Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр экоаллеяны төзекләндерү белән шөгыльләнде. Иң актив катнашучылар – «Во саду ли, в огороде» түгәрәге әгъзалары һәм эчке «көмеш» волонтерлар. Хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендә җир йомшарттылар, коелган яфракларны җыештырдылар.
Экоаллея учреждениедә берничә ел элек булдырылган. Биредә төрле дару үсемлекләре үсә. Социаль хезмәт алучылар җәй көне биредә шифалы хуш исләр сулап йөрергә яраталар. Биредә төрле чаралар да үткәрелә.
«Хезмәт терапиясе буенча дәресләргә без зур игътибар бирәбез. Алар психиканы нормальләштерә, өлкәннәргә үзләрен элеккечә кирәкле итеп тоярга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, биредә яшәүчеләрнең кәефе яхшыра», – ди Светлана Лазуркевич.
Иң яхшы бакчачыларны өлкәннәр ункөнлеге вакытында, традицион көзге бәйрәмдә хөрмәтләячәкләр.