Ел саен 21 сентябрьдә Бөтендөнья Альцгеймер авыруы белән көрәш көне билгеләп үтелә – бу хәтерне, фикерләүне һәм когнитив функцияләрне акрынлап югалтуга китерә торган хроник нейродегенератив авыру.
Озак вакытлы карау системасы кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән когнитив сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән төрле дәресләр үткәрәләр. Кроссвордлар, ребуслар һәм башваткычлар чишү баш миен тонуста тотарга ярдәм итә, шулай ук яшь аркасында хәтер начараюын булдырмаска ярдәм итә.